Мәйсәрә

/«Зәнгәр шәл» мелодрамасыннан/

Чыбылдыгың чуп-чуар,
Эчләрендә кем кунар?
Сызылып моңсу, якты таңнар аткан чакта
Мамык мендәр тешләп кем елар?

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Чыбылдыгың бизәген
Ука белән бизәдең,
Бәхилләшеп аерылганда, елый-елый,
Ал яулыгың болгап изәдең,

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Чыбылдыгың ак чугын
Бәйрәмнәрдә тагарсың.
Сөйгән ярың, Булат бәгырең исеңә төшсә
Төнлә ялгыз айга карарсың.

Үкси-үкси, Мәйсәрә җан,
Яшь урынына түкмә кан,
Яшь урынына түкмә кан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (9 голосов)
« »