/ «Тапшырылмаган хатлар» спектакленнән Галия җыры /
Айның көмеш нуры / Айның якты нуры /
Җиргә сибелгәндә,
Чәчләреннән сөеп, / Чәчләреңнән сыйпап, /
Җилләр үпкәндә, / Җилләр искәндә, /
Хисләр таша микән / Хисләр арта микән /
Янып сөйгән дустың / Янып сөйгән ярың /
Тәүге умырзая бүләк иткәндә?
Җандай күргән ярың
Карап күзләреңә:
«Сөям, — дисә, — сине,
Бәгырем, өзелеп».
Талпынамы икән
Күңел акчарлактай,
Мәхәббәтең дулкынына күмелеп?
Сәлам белән бергә
Хатлар китерсәләр,
Үтеп киткән язның
Кипкән гөлләрен,
Һәр тибеше саен
Йөрәк көтә микән
Тиздән килеп җитәр
Кавышу көннәрен?
Бу җыр Нурия Ирсаева, Әлфия Авзалова репертуарында бар
«
»