Янып-көясем килә

Туйдырды пыскып яшәүләр,
Янып-көясем килә.
Янып-көясем килә лә,
«Бәгърем» диясем килә.

Сөеп, сөенеп үзеннән
Күз алалмаслык булсын,
Ияреп кителсен артыннан,
Һич калалмаслык булсын!

Сагынылсын, саргаелсын,
Ашау үтмәслек булсын,
Мәхәббәтем аңлатырга
Сүзләр җитмәслек булсын!

Төннәр буе йоклый алмый,
Керфек ормаслык булсын,
Ишекле-түрле йөрелсен,
Утырып тормаслык булсын!

…Ярым кем булырын белмим,
Мин әле ялгыз йөрим;
Я, кайсыгыз сөйдерала,
Яндыра, көйдерала?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »