Күз сирпеп карар хәлем юк
Бәгырь тарафларына,
Ул гына килеп чагыла
Минем карашларыма.
Бармы миңа, юкмы үзе,
Күрсә дә, күрмәсә дә,
Ис китәрлек түгел әле —
Сөйсә дә, сөймәсә дә.
Китеп барды еракларга,
Буш булып калды дөньям,
Әнисенә хатлар яза —
Моң-сагыш белән тулган.
Сагышлары бәгыремә
Тисә дә, тимәсә дә,
Яннарымда булсын иде
Сөйсә дә, сөймәсә дә.
Вакытлар үтә икән дә,
Киткәннәр кайта икән.
Ис китәрлек түгел дигән
Чакларым кайда икән?
Йөрәгемнең януларын
Сизсә дә, сизмәсә дә,
Ятларга калдыраммы соң
Сөйсә дә, сөймәсә дә;
Ул минеке, үземнеке —
Сөйсә дә, сөймәсә дә.
Бу җыр Римма Ибраһимова (Хәмәдинурова), Шамил Хәмәдинуров репертуарында бар
«
»