Кызлар күңеле

Категория: көе сүзләре

Чирәмнәргә чык төшерми,
Урамда йөримен мин.
Урамда йөримен дә мин
Берәүне күзлимен мин.
Йөрәгемне һич төшенмим,
Сөям дә, сөймимен мин,
Сөям дә, сөймимен дә мин,
Ятларга да бирмим мин.

Сөйгәнемә серләрем бар,
Серләрен серләшмимен;
Күрешкәч, эндәшмимен.
Үзәкләрне өзәрлек яр,
Үзенә сиздермимен,
Үзенә сиздермимен дә
Үземнән биздермимен.

Ялындырмый яр сөймиләр,
Йөрәге янсын әле;
Йөрәккәе янсын әле,
Күмергә калсын әле.
Үрелсә дә үптермимен,
Үземә алсын әле,
Үзенә алсын әле дә,
Үземә булсын әле…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.6 (5 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »