Бүген синең туган көнең —
Ни бүләк итим, димен.
Беләм инде уйларыңны:
Җыр бүләк итсен, дисең.
Туган көнең, туган көнең
Шатлыклы көнең бүген.
Тагын матур бер ямь өстәп
Дөньяга килгән көнең.
Туган көнең белән котлап
Кояш нурларын сипсен.
Тормыш юлың балкып торсын,
Нурлы булсын күңелең.
Туган көнең, туган көнең
Шатлыклы көнең бүген.
Тагын матур бер ямь өстәп
Дөньяга килгән көнең.
Кичермә син авырлыклар,
Килмәсен кыенлыклар.
Кайгы күрми, шатлыкларда
Үтсен синең гомерләр.
Туган көнең, туган көнең
Шатлыклы көнең бүген.
Тагын матур бер ямь өстәп
Дөньяга килгән көнең.
Варианты песни
- Туган көн (беренче вариант)
- Туган көн (өченче вариант)
- Туган көн (дүртенче вариант)
- Туган көн (бишенче вариант)
- Туган көн (алтынчы вариант)
- Туган көн (җиденче вариант)
- Туган көн (сигезенче вариант)
- Туган көн (тугызынчы вариант)
- Туган көн (унынчы вариант)
- Туган көн (унберенче вариант)
- Туган көн (уникенче вариант)
- Туган көн (унөченче вариант)
- Туган көн (ундүртенче вариант)