Кышкы җыр

Чәчәкләнеп, ак кар булып,
Ява җиргә җиһан нуры.
Кояшның бу — галәм тулып
Сагынып килгән кышкы җыры.

Иңә назлы йомшак аһәң,
Бөтен назлы шау чәчәктә, —
Чәчәк сибеп керә сөю
Яңа елга, киләчәккә!

Арта аклык, кайта сафлык,
Очкынланып оча өмет…
Ялкыннарын карга төреп,
Язлар тора алда көлеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »