Әйдә әле, бер әйләнеп кайтыйк Кичке урманнарны, икәүләп. Өебез тулы чиксез якты хисләр Ятмасыннар әле биләүдә.
Безнең йөзләрдәге бәхет нуры Балкыш булып төнгә таралсын, — Аерым йөреп күпме тилмергәннәр Үз ярарын эзләп табалсын.