Син булганда (беренче вариант)

Син булганда, күгем балкый минем —
Дөньям тула якты хис белән;
Үбеп озатуым иртә таңнан
Бәхет булып кайта кич белән;

Син булганда җаным тыныч минем —
Тоям һәрчак синең терәкне;
Күргән газапларым төссезләнә —
Телеп-телеп алмый йөрәкне.

Син булганда чиксез рәхәт миңа —
Күзләремдә — яшәү чаткысы;
Яратуның бу илаһи көчен
Тик саклыйсы иде, саклыйсы!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (5 голосов)
« »