Авыл таңы

Таныш урман аша кайтып киләм
Аткан чакта чыклы яңа таң.
Куакларым яфрак кулы белән
Сыйпап кала минем яңактан.

Миләүшәләр җырлап каршы ала
Бу чынбарлык, түгел могҗиза
Һәркем күңелендә җыр кузгалыр,
Кышлар буе сагыш, моң җыйса.

Күкрәгемә кысып авыл таңын
Җан ашкына туган якларга
Изге җирнең шушы гүзәл чагын
Күңелгә җыр итеп ятларга.

Миләүшәләр җырлап каршы ала
Бу чынбарлык, түгел могҗиза
Һәркем күңелендә җыр кузгалыр,
Кышлар буе сагыш, моң җыйса.

Югалтулар, бардыр табышларым,
Ә авылым — иң зур табышым.
Авылыма бер мәдхия итеп
Кабул итәм кошлар тавышын.

Күңелнең юк уйдан бушаганы
Көн туганда яшкән җыр тына.
Дога укып атлыйм бусаганы,
Кергән чакта атам йортына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (30 голосов)
« »