Ал таң нурын сиңа юллар идем,
Күзләремнән үбеп уятсам,
Шул чак мине исләреңә төшереп
Күңел кылларыңны уятса…
Күңел кылларыңны уятса.
Хыялымны канатлы кош итсә,
Юллыйм микән синең ягыңа?
Әллә хыял белән чынын кушып
Үзем барыйм микән яныңа?
Таң җилләрен сиңа юллар идем,
Син яшәгән якка иссәләр.
Минем куллар булып чәчләреңнән
Назлый, назлый сыйпап үтсәләр.
Хыялымны канатлы кош итсә,
Юллыйм микән синең ягыңа?
Әллә хыял белән чынын кушып
Үзем барыйм микән яныңа?