Болыннарда йөрдем,
Урманнарга кердем.
Чәчәкле аланнарда
Сине эзләп йөрдем.
Кайда икән эзләрең,
Җылы-нурлы күзләрең?
Синең назлы карашыңны
Гомерем буе эзләдем.
Көн йомгагын сүтте,
Аһ, елларым үтте…
Гомер канатларыннан
Каурый очты-китте.
Чәчләрем агарды,
Башкаем чаларды.
Янгыныма һичбер чара
Таба алмый арыдым.
Кайда икән эзләрең,
Җылы-нурлы күзләрең?
Синең назлы карашыңны
Гомерем буе эзләдем.
Бу җыр Роза Хәбибуллина репертуарында бар
«
»