Кыз бала (беренче вариант)

Суга туймас гөлләр кебек
Кыз баланың күңеле.
Таңнар туса, якты җир йөзендә
Сөю эзләгән көне.
Гөлләргә дәшеп бага ул
Сандугач баласына,
Эзли ялкынлы хисләрне
Җыр юлы арасыннан.

Бәхет өчен, сөю өчен
Яратылган кыз бала.
Дәшеп бага ул дөньяга,
Кояшка дәшеп бага.
Эзләсен, әйдә, бәхетен
Эзләгән генә таба.
Суга туймас гөлләр кебек
Назга туймас кыз бала.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »