Төнге яңгыр бәрелә тәрәземә,
Моңсулыгы, үтә үзәгемә.
Ялгыз яфрак сыман ятим җаным,
Дөнья буйлап гизә эзләп парын.
Төнге яңгыр, төнге яңгыр,
Яшь коясың — кайгың бардыр,
Сулар тама яткан мендәремнән,
Төнге яңгыр ява күзләремнән.
Һәр бер җанның пары була икән,
Тик бер аның өчен туып үскән.
Кайда соң син — пар буласы кешем.
Гомерем буе табалмасам — нишлим?
Төнге яңгыр, төнге яңгыр,
Яшь коясың — кайгың бардыр,
Сулар тама яткан мендәремнән,
Төнге яңгыр ява күзләремнән.