Сине сөйгән кебек, бер кемне дә сөя алмам!

Мин беләм, сине сөйгән кебек,
Беркемне дә сөя алмам!
Алдама алтыннар күрсәтеп,
Алдама күз яше белән!

Югалттым, сине, күз нурым!
Хазер син тик хыялым!

Мин беләм, сине сөйгән кебек,
Беркемне дә сөя алмам!
Йөрәгемдәге тойгыларны
Аңлатып булмый сүзләр белән!

Сагынам, сагынам сине!
Синең белән үткән көннәрне!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (4 голоса)
« »