Таныш кырларым

Булса да юлларым чыклы
Хисләрем тыялмадым,
Юлларыма алып чыкты
Эчтәге хыялларым.

Алдымда таныш кырларым,
Карыйм арышларыма.
Илһам ал тыңлап җырларын
Тында, карышма гына.

Таллар томанга төренеп
Серләшә сулы чатта.
Мин йолдыз җыям үрелеп
Күк йөзе аяз чакта.

Алдымда таныш кырларым,
Карыйм арышларыма.
Илһам ал тыңлап җырларын
Тында, карышма гына.

Моңлану кеше саен бар
Бу минем шундый аем.
Кул болгап кала каеннар
Юлдан мин үткән саен.

Алдымда таныш кырларым,
Карыйм арышларыма.
Илһам ал тыңлап җырларын
Тында, карышма гына.

Голосов пока нет
« »