Бикә апа чәе

Рәхәтлекнең күгендәмен,
Чуртыма китсен мәе!
Аи — һай тәмле дә, татлы да
Бикә апаның чәе!

Күңел җылысын кушкан ул,
Тирән сагышын кушкан.
Җанга сихәт бирә торган,
Дәрт өсти торган һушка!

Ләкин әйтәсе сүзем бар:
Иң мөһиме, кирәге:
Әниемне хәтерләтә,
Аның җылы елмаюы,
Миһербанлы йөрәге.

Чәйнең иң зур тәмлеткече
Ихлас, ачык, уртак сүзләре
Бикә апаның язмышы…
Түз йөрәгем, бәгырь, түз!

Яшьли тол калган гүзәл ул,
Өмет алдында — томан.
Гомере буе батыр булган,
Яманга каршы торган!

Ләкин әйтәсе сүзем бар:
Иң мөһиме, кирәге:
Әниемне хәтерләтә,
Аның җылы елмаюы,
Миһербанлы йөрәге.

Ай, сез татар апалары,
Нур сибә йөзләрегез!
Шуңа күрә дә яз сыман
Сезнең чал көзләрегез!

Рәхәтлекнең күгендә мин,
Әйтерсең илнең бәе!
Шифа белән гамьдән тора
Бикә апаның чәе!

Ләкин әйтәсе сүзем бар:
Иң мөһиме, кирәге:
Әниемне хәтерләтә,
Аның җылы елмаюы,
Миһербанлы йөрәге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »