Кулларыма сузма сары яфрак (Үзең кирәк)

Мин бу җирдә сине эзләп йөрдем.
Инде килеп таптым үзеңне.
Җәйләр үтте, соң шул димә инде,
Кире кума алтын көземне.

Кулларыма сузма сары яфрак,
Чәчәкләр бит әле сулмаган.
Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
Очар канатларым сынмаган.

һавадагы пар аккошлар кебек,
Без очарбыз җылы якларга.
Йә, салып кит янган учакларга,
Күңелләрең булса ятларда.

Кулларыма сузма сары яфрак,
Чәчәкләр бит әле сулмаган.
Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
Очар канатларым сынмаган.

Арабызда әле басма гына,
Насыйп булса күпер салырмын.
Яннарыма хәзер чыгам дисәң,
Кочагыма тартып алырмын.

Кулларыма сузма сары яфрак,
Чәчәкләр бит әле сулмаган.
Үзең кирәк миңа, үзең кирәк,
Очар канатларым сынмаган.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »