Бала йокысы

Ак мамык мендәрнең
Эченә күмелеп,
Ул йоклый, төсенә
Сокланып улерлек!

Күкрәген тутырыл
Еш, иркен сулаудан
Ал бәрхет ирене
Аз гына суланган.

Бетләре — пар алма.
Миләүше — керфеге.
Тир белән чыланган
Ефәк чәч бөртеге.

Өстеннән ул тибеп
Очырган юрганын.
Өч бөртек кашын да
Җыерган булган ул!

Бадианмы, нәркизме —
Хуш исле кочагы!
Куенында, билгеле,
Ин сөйгән курчагы.

Шылт иткән тавыш юк.
Бүлмәдә шундый тын.
Кешеләр сөйләшә
Үзара шыпыртын.

Чү, акрын! Идәнгә
Нык басып йөрмәгез!
Йокласын туйганчы.
Уята күрмәгез!

Бүлмәдә өч чебен
Бар иде, аны да
Шәл белән кудылар
Өлкәннәр ягына.

Күрегез, никадәр
Кадерле баланың,
Йокысы да назлы
Күңленә ананың!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (6 голосов)
« »