Җәйге яңгыр

Яшен уйный, җирләр тетрәп,
Күкләр дөбердәп китә.
Гуя болытлар өстеннән
Арбалы атлар утә.

Яный яшен, уңлап-суллап,
Ут-кылычын уйната.
Ә җирдә кырлар, басулар,
Дым көтеп, изрәп ята.

Кыр башында ялгыз каен,
Карап болыт ягына,
Бөдрә толымнарын сузып:
— Яу-яу! — диеп ялына.

Уйнаклый, уйный яшеннең,
Кылычы, камчылары,
Җиргә тама тансык дымның
Беренче тамчылары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »