Ак кар ява

Ак кар ява, җем-җем килеп,
Керфекләргә сылана,
Күбәләктәй бөтерелеп,
Килеп төшә юлларга.

Моңаеп юлларга карыйм,
Буран салган юлларга,
Мине бүген аңлый кебек
Шушы җансыз юллар да…

Сагынам туган ягымның
Зәңгәр бозлы күлләрен,
Әче җилле бураннарын,
Ак көрт баскан юлларын…

Еракта калган туган җир
Шулкадәр газиз икән.
Чит җирләрдә кар яуганда
Йөрәк тулы наз икән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (8 голосов)
« »