Тик туган җирдә генә (беренче вариант)

Сагынышып кошлар кайта
Түгәрәк күлләренә.
Ояларын ясый алар
Тик туган җирдә генә.

Сандугачлар кунып сайрый
Талларның иңнәренә.
Дөнья ямьле, сулар тәмле
Тик туган җирдә генә.

Җырлый-җырлый күтәреләм
Тормышның үрләренә.
Шатлыгым да, хәсрәтем дә
Тик туган җирдә генә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (15 голосов)
Бу җыр репертуарында бар « »