Гөлназым

Категория: көе сүзләре

Көлә-көлә ел да килгән яз сибелгән
Күзләреңне сирпеп кара әле.
Карашыңнан ялкын үрләп, үзем теләп
Янасылар бар бит, бар әле.

Гөлназым, Гөлназым,
Ягымлы көләч язым,
Җанымдагы җыр булып
Бөреләнә гел назың.

Җәйләр саен чәчәк аткан акланнардан
Чык ярасы тамар бар әле.
Арабызда яткан күпер нигезләре
Сулар ишә алмас яр әле.

Гөлназым, Гөлназым,
Ләззәтле тансык язым,
Җанымдагы җыр булып
Яфрак яра гел назың.

Моңсу көзләр яфрак өзгән өчен генә
Түгелдер лә күңел яралы.
Шул чакта да кабатлансын тагын язлар,
Күзләремә тутырып кара әле.

Гөлназым, Гөлназым,
Мәңгелек татлы язым,
Җанымдагы җыр булып
Кабатлансын гел назың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (9 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »