Кара мәче

Категория: көе сүзләре

Сөюдән ашкынып,
Йөргәндә очынып,
Аермыйча акны карадан.
Йөрәккә шик салып,
Сине миннән алып,
Кара мәче үтте арадан.

Йөрәкләрдә яра,
Бармы икән соң чара
Кара мәче үткәч юллардан?
Песи гаеплеме,
Әллә үзебезме,
Аерылгач куллар куллардан?

Сизмичә дә калдык,
Үтте арабыздан
Кара мәче булып мәхәббәт.
Күпме өметләнеп,
Хыялланган чакта
Барсы бетте, бетте бар рәхәт.

Йөрәкләрдә яра,
Бармы икән соң чара
Кара мәче үткәч юллардан?
Песи гаеплеме,
Әллә үзебезме,
Аерылгач куллар куллардан?

Куллар, күзләр, сүзләр,
Инде онытылды,
Хисләр җиле тынды җанымда.
Кара мәче бары
Исләргә төшерер
Синен булганыңны янымда.

Йөрәкләрдә яра,
Бармы икән соң чара
Кара мәче үткәч юллардан?
Песи гаеплеме,
Әллә үзебезме,
Аерылгач куллар куллардан?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »