Туган өй тәрәзәсе

Категория: көе сүзләре

Туган авылым уртасында
Бер гади генә өйдә.
Кайтыр диеп ераклардан
Мине әнием көтә.
Утларын яктыртып куя,
Тәрәз төбендә кичен.
Бала кайтып өй яныннан
Узып китимәсен өчен.

Онытылмас болыннары,
Су буе әрәмәсе,
Әнкәй ут яндырып, мине көткән
Туган өй тәрәзәсе.

Бала чагым, үсмер чагым,
Туган йортымда калды.
Бу өйләрдә иң бәхетле,
Шатлыклы көннәр узды.
Он(ы)тырсыңмы җылы биргән
Әниемнең кулларын?
Чишмә суын алып кайтып
Пешергән аш-суларын?

Онытылмас болыннары,
Су буе әрәмәсе,
Әнкәй ут яндырып, мине көткән
Туган өй тәрәзәсе.

Һич онытмам авылымны,
Юлларым югалса да.
Кара чәчем көмеш булып,
Башны чал капласа да.

Онытылмас болыннары,
Туган як әрәмәсе,
Әнкәй ут яндырып, мине көткән
Туган як тәрәзәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »