Көнозына кояш карап
Көлтәләп сибә нурын.
Күзен ачып болын уйсу,
Ачты карлы юрганын.
Кар чәчәге — умырзая
Калка бизәп урман келәмен.
Балачага аунап болыннарда
Котлый язның үләнен.
Туган җирдә оя корып,
Кошлар бала чыгара.
Язлар ярсу елга-атның
Боз камытын тугара.
Кар чәчәге — умырзая
Калка бизәп урман келәмен.
Балачага аунап болыннарда
Котлый язның үләнен.
Болыннарга бизәк өстәп,
Чәчәк ата муеллар.
Язгы таңда җанны ачып,
Шатлыкларга коенам.
Кар чәчәге — умырзая
Калка бизәп урман келәмен.
Балачага аунап болыннарда
Котлый язның үләнен.