Үтте дә китте яшьлегем
Үткәнен дә тоймадым.
Йә үтмә, дип, йә китмә, дип
Үзен бер дә тыймадым.
Атарга да өлгермәде,
Чәчәген койды гөлем.
Тик һаман да чәчәк ат, ди
Ал таңда искән җилем.
Аһ, әгәр дә мин гөл булсам,
Ал чәчәк атар идем.
Атлап түгел, яшьлегемә
Йөгереп кайтыр идем! …
/ 1962 /
Бу җыр Ләлә Муллабаева, Мирсәет Сөнгәтуллин репертуарында бар
Добавлено Sudeky в Пнд, 28/06/2010 - 16:24
«
»