Гомерләр үтмәгән

Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде җиргә дип моңланма.
Кадерләрен белеп алтындай гомернең
Син яшәп калырга соңлама.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Елыйбыз, көләбез — яшибез бит әле.

Без китте дип җирдән, тукталмас гомерләр,
Яшәрләр, сөярләр безнеңчә.
Карамый кешегә, иртәсе-киченә,
Син яшә бу җирдә үзеңчә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Сөябез, янабыз — яшибез бит әле.

Килгәнбез бу җиргә мәңгегә түгел лә,
Йолдыздай бер балкып сүнәргә.
Изге эш-гамәлләр кылсак без әгәр дә,
Калырбыз сагынып сөйләргә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Йолдыздай балкыйбыз — яшибез бит әле.
Саябез, янабыз — яшибез бит әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »