Туганлыкның көче

Категория: көе һәм сүзләре

Һәр чәчәкнең үз төсе бар,
Һәр чәчәкнең үз төсе.
Татулыкта, бердәмлектә
Туганлыкларның көче шул,
Туганлыкларның көче.

Алмагачта ак чәчәкләр,
Күк сиреньдә күк чәчәк шул,
Туганнарым, шул чәчәктәй
Булсын сезнең киләчәк.

«Безнекеләр диярлекләр»,
«Кемнекеләр?» дигәндә.
«Син дигәндә, мин идәндә,»
Дибез ятлар килгәндә шул,
Дибез ятлар килгәндә.

Алмагачта ак чәчәкләр,
Күк сиреньдә күк чәчәк шул,
Туганнарым, шул чәчәктәй
Булсын сезнең киләчәк.

Бергә ямьле, бергә тәмле
Җыясы ризык ашлар,
Ташлашмабыз, ни күрсәк тә,
Сау булсын гына башлар шул,
Сау булсын гына башлар.

Алмагачта ак чәчәкләр,
Күк сиреньдә күк чәчәк шул,
Туганнарым, шул чәчәктәй
Булсын сезнең киләчәк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (14 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »