Гомерләр зая үтмәде

Категория: көе һәм сүзләре

Бер-беребез өчен бер-беребез кирәк булдык дөньяда,
Дөньялары җиңел(е)рәк булды шуңа да.
Сынды ялган пар канатлар, сынмый калмады.
Сынган канатларны ялгап гомер алдады.

Әй, гомернең үткәне, зая үтмәде,
Җилләр дә куып үтмәде, вакыт җитмәде.
Әй, гомер үтәсе бар, бергә үтәсе,
Бергә-бергә язмышлардан бәхет көтәсе.

Бер елганың ике яры булдык, ярлары,
Мәхәббәттә янды йөрәк, янмый калмады.
Сөю барда очкан кошлар үрә оялар,
Инде алар безнең арттан гомер куалар.

Әй, гомернең үткәне, зая үтмәде,
Җилләр дә куып үтмәде, вакыт җитмәде.
Әй, гомер үтәсе бар, бергә үтәсе,
Бергә-бергә язмышлардан бәхет көтәсе.

Кәккүкләргә ышанмадык, үзебез юрадык,
Бер Ходайдан сау-сәламәт гомер сорадык.
Бирде дөнья кирәкне дә, бирми калмады,
Кирәкми дә бу дөньяның бирми торганы.

Әй, гомернең үткәне, зая үтмәде,
Җилләр дә куып үтмәде, вакыт җитмәде.
Әй, гомер үтәсе бар, бергә үтәсе,
Бергә-бергә язмышлардан бәхет көтәсе.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.2 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »