Нинди ямьле безнең үзәннәр,
Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр;
Ал чәчәкләр, яшел үләннәр
Яшьлегемне хәтерләтәләр.
"Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.
Яшьлегемнең узып китүен
Кошлар китүенә тиңлим мин;
Киткән кошлар язын кире кайта,
Кайтыр микән яшьлек, белмим мин.
"Яшьлегем!" — дип, өзелеп җырлар идем,
Өзелеп җырлый торган җыр булса;
Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса.
Бу җыр Илһам Шакиров, Миргаяз Шәрәфиев, Нажия Аллаярова, Радик Вәлмөхәмәтов, Рафаэль Ильясов, Рәис Вәгыйзов, Рәүис Заһитов репертуарында бар
«
»