Аппакай-алмакай (икенче вариант)

Җырлый-җырлый чәчәк җыям, чәчәк җыям,
Урал суы буеннан, буеннан;
Аппакай-алмакай,
Урал суы буеннан, буеннан,

Җырлап чәчәк җыйганда, җыйганда,
Син китмисең уемннан, уемннан,
Аппаккай-алмакай,
Син китмисең уемнан, уемнан.

Ап-ак урманкаем бөдрә-бөдрә,
Яфракларын төрләндереп күренә.
Аппакай-алмакай,
Каеннарны тибрәндереп җил өрә.

Каенлыкта шаулый-шаулый, сөенә-сөенә
Җиләк җыя авыл кызы Мөнирә.
Аппакай-алмакай,
Маңгай чәчен артка сирпеп бөгелә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
« »