Әлли-бәли итәргә тал бишеге бар аның,
Иркәләргә сөяргә, үз әнкәсе бар аның,
Әй-әй-йәй.
Әтисенә ай кебек, әнисенә көн кебек,
Апасына гөл кебек лә, әбисенә туп кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек,
Килеп киткән кешеләргә чүп кадәр дә юк кебек.
Тыпыр-тыпыр биидер, аягы җиргә тимидер,
Очкан коштай талпынып, канатларын кагынып,
Һап-һап-һап…
Чәбәк-чәбәк әткәсе, биетеп тора әнкәсе,
Такмак әйтә апасы ла: әттә-түдел-түдәсе…
Авызын-күзен мимылдатып карап тора әбкәсе,
Авызын-күзен мимылдатып карап тора әбкәсе.
Үсеп буйга җитәр бу, галим булып китәр бу
Туган-үскән иленә тырышып хезмәт итәр бу,
Әй-әй-йәй…
Минем кызым бик иркә, башларында кәсинкә,
Аягында бәтинкә дә, күлмәге дә сәрпинкә,
Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә,
Алтын чәчле, зәңгәр күзле — коеп куйган кәртинкә.
Әй!!!