Күңел радиосы

Сез сораган җыр яңгырый
«Күңел» дулкыннарында.
Ут өстәгез, янсын йөрәк
Сөю ялкыннарында.

«Күңел» радиосы сезгә
Күңелле яллар тели.
Эфир аша сәлам юллый,
Я җырлый ул, я сөйли.

«Күңел»нең хезмәткәрләре —
Егетләре, кызлары.
Сүзгә оста, тәмле телле
Һәм ягымлы үзләре.

«Күңел» радиосы сезгә
Күңелле яллар тели.
Эфир аша сәлам юллый,
Я җырлый ул, я сөйли.

«Күңел» дулкыннары сезнең
Чиртә күңел кылларын.
Җырдан-моңнан аерылмый
Үтик гомер юлларын.

«Күңел» радиосы сезгә
Күңелле яллар тели.
Эфир аша сәлам юллый,
Я җырлый ул, я сөйли.

Голосов пока нет
« »