Күңелемдә ак буран

Берни күренми урамда
Күз ачкысыз бураннан.
Чыгарсың кебек каршыма
Бураннар кочагыннан.

Җырласам — ишетерсең күк,
Сузсам — кулым җитәр күк.
Мөлдерәмә хисләремне
Буран алып китәр күк.

Күңелеңдә ниләр бардыр?!
Минекендә — ак буран.
Гүя мин сиңа сыенам,
Буранга каршы торам.

Җырласам — ишетерсең күк,
Сузсам — кулым җитәр күк.
Мөлдерәмә хисләремне
Буран алып китәр күк.

Бәлки, йөрисеңдер син дә
Ак буранга уралып.
Йөрәкләр бергә типсеннәр —
Китик яңа юл ярып.

Җырласам — ишетерсең күк,
Сузсам — кулым җитәр күк.
Мөлдерәмә хисләремне
Буран алып китәр күк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »