Күңелеңдә үпкә саклама

Урманнарга барсаң уйлы чакта,
Каеннарны, зинһар, елатма.
Дусларың да сынар, дошманың да,
Имән кебек нык бул, сынатма.

Урманнарга кергән, йөргән чакта,
Яшел үләннәрне таптама.
Кичерә бел, берүк, кешеләргә
Күңелеңдә үпкә саклама.

Урманнарга барсаң, иртәрәк бар,
Җиләкләргә урман бай чакта.
Кайчак тормыш сыный кайгы белән,
Шатлык белән сыный кайчакта.

Урманнарга кергән, йөргән чакта,
Яшел үләннәрне таптама.
Тормыш бит ул бәйрәм генә түгел,
Күңелеңдә үпкә саклама.

Урманнарга барсаң, адашырсың,
Гашыйк булма урман кызына.
Үз язмышын һәркем үзе яза
Урмандагы каен тузына.

Урманнарга кергән, йөргән чакта,
Яшел үләннәрне таптама.
Үзең язган, сызган язмышыңа
Күңелеңдә үпкә саклама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »