Сандугач искә төшерде

Сагынам туган ягымны,
Сандугачлы талымны.
Анда гөлләр чәчәклерәк,
Анда җилләр ягымлы.

Беренче мәхәббәтемне
Җыр итеп язган идем,
Сандугач искә төшерде,
Оныта язган идем.

Сандугач баласы кебек
Иркәләнеп үстем мин.
Челтерәп аккан чишмәнең
Саф суларын эчтем мин.

Беренче мәхәббәтемне
Җыр итеп язган идем,
Сандугач искә төшерде,
Оныта язган идем.

Тәү җырымны шунда яздым
Ак каенның тузына.
Багышланган иде җырым
Күрше авыл кызына.

Беренче мәхәббәтемне
Җыр итеп язган идем,
Сандугач искә төшерде,
Оныта язган идем.

Үзеңә бүләк итәргә
Җитмәгәндер кыюлык.
Ак тузда калды тәү җырым,
Яңгырларда юылып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
« »