Хатирәләр — тулпар атларым

Категория: көе сүзләре

Таң ата да, көн дә кояш чыга,
Керфекләрен ачып, елмаеп.
Саба җиле чык суларын түгә,
Соңгы йолдыз сүнә моңаеп.

Кабатланмас, кире кайтмас инде
Янып торган егет чакларым.
Ерак болыннарда кешнәп йөри
Хатирәләр — тулпар атларым.

Дөнья шундый итеп яратылган:
Берәү сула, берәү бөредә.
Яшьлек язым гүя кичә генә
Чәчәк аткан иде биредә.

Кабатланмас, кире кайтмас инде
Янып торган егет чакларым.
Ерак болыннарда кешнәп йөри
Хатирәләр — тулпар атларым.

Бүген исә әрем генә үсә,
Чәчәкләрнең эзе күренми.
Әнә яшьлегемнең сукмаклары,
Сукмагы бар, үзе күренми.

Кабатланмас, кире кайтмас инде
Янып торган егет чакларым.
Ерак болыннарда кешнәп йөри
Хатирәләр — тулпар атларым.

Голосов пока нет
« »