Җырлый-җырлый хушлашам

Категория: көе сүзләре

Җырлый-җырлый дуслар таптым
Җыр сөя торганнарын.
Ачык йөзле, киң күңелле,
Сер сыя торганнарын.

Дуслар рәнҗеп калмасыннар,
Хуш, дип кулын кысмасам.
Барыгызны якын итеп
Җырлый-җырлый хушлашам.

Җырлый-җырлый утка кердем,
Җырлап төштем суларга.
Сездәй дусларым булганда,
Нигә ямансуларга?

Дуслар рәнҗеп калмасыннар,
Хуш, дип кулын кысмасам.
Барыгызны якын итеп
Җырлый-җырлый хушлашам.

Җырлый-җырлый җырчы булдым,
Йөрмәгән җир калмады.
Аерылып торган чакта
Араны җыр ялгады.

Дуслар рәнҗеп калмасыннар,
Хуш, дип кулын кысмасам.
Барыгызны якын итеп
Җырлый-җырлый хушлашам.

Голосов пока нет
« »