Исән булсаң, әнкәй

Бүгенгедәй күз алдымда тора минем,
Әнкәй, синең назлы карашың.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Нишләтим соң, ничек төзәтим соң, әнкәй,
Сине югалтуның ярасын?
Белмәдем шул, сорап калыр идем,
Әйтер идең берәр чарасын.

Бураннарда йөрдем урамнарда ялгыз,
Чәчемне, дип, җилләр тарасын.
Ак бураннар күмеп китә язган
Кара чәчләремнең карасын.

Мин һаман да бала гына кебек, синең
Рәсемеңә, әнкәй, карасам.
Исән булсаң, очып кайтыр идем
Шәһәр белән авыл арасын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »