Көтәм сине, җырлы язлар килеп,
Кар сулары шаулап акканда.
Көтәм, балам, бакчабызда гөлләр
Матур чәчәкләрен атканда.
Пешкән ашым бүлеп калдырып,
Ничә еллар инде мин көтәм.
Исән генә булсын, кайтыр, дигән
Өмет белән гомер итәм.
Көтәм сине, иген басуында
Бодай башаклары җиткәндә.
Көтәм, балам, көзен каңгылдашып
Киек казлар очып киткәндә.
Пешкән ашым бүлеп калдырып,
Ничә еллар инде мин көтәм.
Исән генә булсын, кайтыр, дигән
Өмет белән гомер итәм.
Көтәм сине, яңгыр тамчылары
Алмаларны юып акканда.
Каршы чыгам, җилләр синең кебек
Сабыр гына ишек какканда.
Пешкән ашым бүлеп калдырып,
Ничә еллар инде мин көтәм.
Исән генә булсын, кайтыр, дигән
Өмет белән гомер итәм.