Әти кеше, гомер көзләреңдә
Ялгыз калдың, ялгыз, берүзең.
Улларың да килеп хәлең белми,
Юылмаган күптән тәрәзең.
Салкын өйдә сары сагышлары
Тормасыннар җанын телгәләп.
Тормасыннар җанын өзгәләп,
Онытмагыз ялгыз әтиләрне.
Онытканнар газизләрең сине,
Балаларың дөнья куалар.
Күзләреңнән синең яшьләр тама,
Ерылгандай язгы буалар.
Салкын өйдә сары сагышлары
Тормасыннар җанын телгәләп.
Тормасыннар җанын өзгәләп,
Онытмагыз ялгыз әтиләрне.
Салкын җилдән ачык ишек елый,
Шыгыр-шыгыр килеп ала ул.
Ишетмиләр сине, кычкырсаң да, —
Кычкырсаң да ярсып «каравыл».
Салкын өйдә сары сагышлары
Тормасыннар җанын телгәләп.
Тормасыннар җанын өзгәләп,
Онытмагыз ялгыз әтиләрне.
Мәхәббәтең инде гүр иясе,
Уятмыйсың күптән син үбеп.
Ялгыз калгач, син бит үзең дә
Сүнеп барган сукыр ут кебек.
Салкын өйдә сары сагышлары
Тормасыннар җанын телгәләп.
Тормасыннар җанын өзгәләп,
Онытмагыз ялгыз әтиләрне.