Зәй буе шомыртлары

Категория: көе һәм сүзләре

Зәй сулары ага салмак кына,
Текә түгел аның ярлары.
Ярларында үсә шомырткайлар,
Гүя аның йөзек кашлары.

Шомырт чәчкәләре бигрәк исле,
Исенә исерерсең.
Син дә мине, шомыртларга карап,
Исеңә төшерерсең.

Зәй сулары ага салмак кына,
Күңеленнән җырлар җырлыйдыр.
Шомыртлар да, башын салып, аның
Җырлаганын, бәлки, тыңлыйдыр.

Шомырт чәчкәләре бигрәк исле,
Исенә исерерсең.
Син дә мине, шомыртларга карап,
Исеңә төшерерсең.

Шомыртлар да, яр өстеннән иелеп,
Зәй суына сөеп карыйдыр.
Язлар җиткәч ак чәчкәләр атып,
Мәхәббәттән шулай аңкыйдыр.

Шомырт чәчкәләре бигрәк исле,
Исенә исерерсең.
Син дә мине, шомыртларга карап,
Исеңә төшерерсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »