Кайтам туган авылыма (Керегез, сез, төшләремә)

Категория: көе һәм сүзләре

Кайтам, әнкәй, кайтам әле
Төшләремдә авылыма.
Акбүз паратларны җигеп,
Чыгам синең каршыңа.

Керегез, сез, төшләремә
Авылым урамнары.
Ишетелсен кичләремдә
Туган якның җырлары.

Кайтам, әнкәй, кайтам әле
Төшләремдә авылыма.
Балачак дусларым белән
Йөрергә дип болында.

Керегез, сез, төшләремә
Бакыртау урманнары.
Күңелемдә яңгырасын
Яшьлегемнең җырлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »