Кайтып килә бер моряк

Категория: көе һәм сүзләре

Сәвәләйдән Сәвәләйгә
Ага вакыт елгасы.
Кайларда гына йөрсәм дә,
Килә шунда кайтасы.

Кайтып килә бер моряк
Инеш елгасы буйлап.
Тирән түгел сулары, дип,
Көймә белән кайта алмыйм, дип
Зарлана ул һәрвакыт.

Сәвәләйдән Сәвәләйгә
Тарих эзләре калган.
Шушы матур исем белән
Бабамнар авыл салган.

Кайтып килә бер моряк,
Җитәкләгән ул кораб.
Корабында дуслары,
Күңелендә җырлары,
Сөендерә шулары.

Сәвәләйдән Сәвәләйгә
Гасыр юллары уза.
Кайтып киләм җырлар җырлап
Туган авылыма таба.

Кайтып килә капитан,
Корабына утырган.
Корабында өч улы,
Гөлинәсе — уң кулы,
Сагындык шул бу юлы.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »