Акъяр авылы көе

"Акъяр" дигән моңлы көйне
Кемнәр уйлап чыгарган?
Җырласам, еларсың кебек,
Керфек очың чыланган.

Сал бишмәтең, эл чөйләргә,
Килгәч кунарсың инде.
Сөйгәнеңне ятлар алган,
Дисәм, еларсың инде.

Агыйделнең пароходы
Каршы бара агымга.
Бәгырькәем, саргаерсың,
Ул кадәрле сагынма.

Дөньяда иң матурлардан,
Ике чәчәк бар, диләр.
Берсе аның — яшьлек гомер,
Берсе — сөйгән яр, диләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (18 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »