Китәбез бит

Категория: көе һәм сүзләре

Кеше гөмере кыска, үтеп булмый
Җир йөзенең барлык җирләрен.
Килдек сезгә чит-ят кеше булып,
Дуслар табарымны белмәдем.

Инде менә китәр вакыт җитте,
Күңелләрне сагыш әрнетә.
Калырга, дип, әллә сезнең белән,
Йөрәккәем шашып тибенә.

Китәм инде, саубулыгыз, диеп,
Саубулыгыз, диеп, дусларым,
Яңгырасын күңелләрдә сезнең
Үзем булып минем җырларым.

Инде менә китәр вакыт җитте,
Күңелләрне сагыш әрнетә.
Калырга, дип, әллә сезнең белән,
Йөрәккәем шашып тибенә.

Голосов пока нет
« »