Мактанчык үрдәк

Категория: көе һәм сүзләре

Бак-бак килеп, тавыш биреп,
Алпан-тилпән атлап,
Кайта үрдәк елгадан.
Без үрдәкләр, матур кошлар,
Юктыр бездән батырлар!

Як-ягына каранып,
Үз-үзенә сокланып,
Кайта үрдәк елгадан.
Карагыз миңа, нинди матур,
Муеным нинди горур!

Шулай мактанып кайтканда,
Юл аркылы чыкканда,
Үтеп киткән паровоз.
Горур муен аста калган,
Үрдәктән йоннар очкан.

Бак-бак килеп, тавыш бирми,
Алпан-тилпән кайтмый,
Үрдәк инде елгадан.
Шуны әйтәм, сез дусларга,
Ярамый мактанырга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (19 голосов)
« »