Самарага барам әле

Категория: көе һәм сүзләре

Барам, дуслар, Самарага,
Бер урап кайтыйм әле.
Татарстан җирләреннән
Сәлам җиткерим әле.

Әй Самара урамнарын
Бер урап үтсәң иде.
Сез дусларым белән бергә
Гомер кичерсәң иде.

Сәвәләйдән Самарага
Өч йөз кырык чакырым.
Үзем генә килмәдем мин,
Дусларымны чакырдым.

Әй Самара урамнарын
Бер урап үтсәң иде.
Сез дусларым белән бергә
Гомер кичерсәң иде.

Сез дусларны хөрмәт итеп,
Җырымны бүләк итәм.
Очрашудан көч-дәрт алып,
Моңланып кайтып китәм.

Әй Самара урамнарын
Бер урап үтсәң иде.
Сез дусларым белән бергә
Гомер кичерсәң иде.

Голосов пока нет
« »