Асылъяр (беренче вариант)

Әйдә барыйк сахраларга, сахраларга,
Гөлләр араларына, Асылъяр.

Матур яр, гүзәлем,
Өзелә лә үзәгем.

Безнең хәзер тиң чагыбыз, тиң чагыбыз
Былбыл балаларына, Асылъяр.

Асылъяр, күгәрчен,
Күрми ничек түзәрмен.

Яшьлек безнең багыбыз, багыбыз,
Гөлләр үпкән чагыбыз, Асылъяр.

Матур яр, кошкаем,
Аерылабыз, дускаем.

Түтәлдәге гөлләр кебек, гөлләр кебек,
Гөрләп үскән чагыбыз, матур яр.

Асылъяр, кошкаем,
Аерылмыйк, дускаем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (19 голосов)
« »